Чыршы-наратлар сатучы “Нурлатлес” хезмәткәрләре әйтүенчә, сатып алучылар, гадәттә, 20 декабрьләрдән соң арта икән.
– Хәзер ылыслы агач сатып алу өчен иң кулай вакыт, – ди “Нурлатлес” эшчесе Николай Порфирьев, ул машина йөртүче Владимир Захаров белән шәһәр үзәгендә яңа ел агачлары сата. – Суыкларда киселгән агачларның ылыслары коела, ә бүгенге чыршы-наратлар Раштуага кадәр торачак.
– Беренче көнне, шимбәдә, без 20ләп агач саттык, ә бүген 30дан артты инде, – ди Владимир Захаров. – Димәк, Яңа ел якынлашу
белән сатып алучылар да арта. Ылыслы агачлар исә барысына да җитәчәк, без аларны 31 декабрьгә кадәр алып киләчәкбез.
Бу предприятие Яшьлек микрорайонында да агачлар сата. Моннан тыш, кайбер участок урманчылыкларының да яңа ел чибәркәйләрен сатуга рөхсәте бар. Ә узган ел яңа ел чыршыларын шәхси эшмәкәрләр дә тәкъдим итә иде. Бәлкем, быел да башка төбәкләрдән алып киленгән чыршылар пәйда булыр. Ә менә урманнан үз белдегең белән чыршы кисеп алып кайту турында уйларга да кирәкми: урман тармагы хезмәткәрләре полиция участковыйлары белән берлектә патруль эшләрен башлаганнар инде. Әйтергә кирәк, браконьерлык гамәлләре өчен штрафлар бер дә аз түгел.