Бюджет дефицитсыз булды

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Кичә район Советының чираттагы кырык алтынчы сессиясендә икенче укылышта 2015нче елга һәм 2016 һәм 2017 елларның пландагы чорына бюджет кабул ителде. 
Депутатлар һәм җәмәгатьчелекне дефицитсыз эшләнгән бюджет параметрлары белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Асия Әһлиуллина таныштырды. Аны район Советының план-бюджет комиссиясе рәисе Алмаз Насыйбуллин һәтм Контроль-хисап палатасы рәисе Рәмис Шәйхетдинов тулыландырдылар. Район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр проектын раслау турында район Советы юристы Александр Ханеня хәбәр итте. Депутатлар шулай ук район Советы регламентын яңа редакциядә кабул иттеләр, районның Контроль-хисап палатасын муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып-алулар өлкәсендә контроль орган итеп билгеләделәр, муниципаль хезмәткәрләрнең этикасы һәм  үз-үзләрен  тотуының Типовой кодексын һәм районның Иҗтимагый советы турындагы нигезләмәне расладылар. Каралган барлык мәсьәләләр дә кабул ителгән карарларга нигез итеп алынды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International