ШӘҺӘР СЕССИЯСЕНДӘ ӨЧ МӘСЬӘЛӘ КАРАЛДЫ

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Бүген шәһәр Советының 37нче сессиясе үтте. Аны Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров алып барды.
Сессиянең көн тәртибенә өч мәсьәлә куелган иде: 2015 елга һәм 2016-2017 елларның пландагы чорына шәһәр бюджеты турында (икенче укылыш), шәһәр Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр проектын раслау һәм шәһәр Советының 2011 елның 7 апрелендәге “Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең этикасы һәм хезмәттә үз-үзләрен тотышы Типовой кодексын раслау турында”гы карарына үзгәрешләр проектын раслау турында. Көн тәртибенә куелган һәр мәсьәлә буенча да депутатлар
асылда бертавыштан карарлар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International