Балалар яңа елга әзерләнә

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Яңа елга әзерлек оешма-предприятиеләрдә генә түгел, балалар бакчаларында оешкан төстә бара. Әнә, “Алтын балык” балалар бакчасының 2нче кече төркеменә йөрүче нәниләр “Тылсымлы чыршы” дип аталган проект эшчәнлеген алып баралар икән.
- Проектта балалар гына түгел, аланың әти-әниләре дә катнаша, - ди бакча тәрбиячесе Гөлгенә Нәбиуллина. – Проект 3 этаптан тора: беренчесе – әзерлек этабы, икенчесе – төп өлеш. Монда  “Модалы чыршылар әйлән бәйләне” дип аталган күргәзмә оештырабыз, яңа ел, чыршы бәйрәме турында җырлар өйрәнәбез, моннан тыш, балалар белән төрле уенчыклар рәсемнәр ясыйбыз. Соңгы этап “Әби-бабайларга чыршы бүләк итик” дигән акция белән төгәлләнәчәк. Ул этапта инде яңа ел иртәлеге үткәреп, җиңүчеләрне котлачакбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International