Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
ГОЗӘЕРОВНЫ ЕВРОПА КЕЛӘМЕ КӨТӘ
2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Нурлат көрәшчесе Марсель Гозәеров Россия чемпионы титулы яулап, Россиянең спорт мастеры дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.
Абыйлы-энеле Рәмис һәм Марсель Гозәеровлар көрәшче буларак, нурлатлыларның күз алдында үстеләр, осталыклары белән үзләрен яраттырырга өлгерделәр. Марсель 7 яшьтән бирле келәмдә, быел кулга сөлге алуыма егерме ел була, ди.
– Әниемнең энесе, мәрхүм Ринат абый Иглайда тренер булып эшләде, безне дә үзе белән ияртә иде. Аннан, Нурлатка күченгәч, спорт мәктәбендә Раил Рәхмәтуллинда шөгыльләнә башладым. Ул – минем беренче остазым, – ди Россия чемпионы Марсель Гозәеров.
Спортчыларга хас үҗәтлеге, көрәшкә хирыслыгы бик тиз үзенекен итә: Марсель район күләмендәге турнирларда бер-бер артлы җиңүләр яулый башлый, егерме елга якын инде сабантуйларны да калдырганы юк. Шулай да зур җиңү 2006 елда килә аңа, Марсель яшьләр арасында башта Татарстан, аннан Россия чемпионы титуллары яулый. Болар аның яшьләр арасындагы соңгы турнирлары була. Мәктәпне тәмамлап, Казан энергетика университетында укыганда да чемпион егеткә “тынгылык” бирмиләр, әлбәттә. Биредә инде ул Илдар Хәбибуллин кул астында шөгыльләнә башлый һәм янә җиңүләре белән үзе укыган вузның, башкаланың Киров районының спорт данына үз файдасын китерә тора. 2010 елда инде зурлар арасында чемпион калып, Татарстанның спорт остасы исемен алуга ирешә, шул ук елны Россия чемпионатында өченче урын ала. Шул турнирдан соң, Марсель үз алдына Россия чемпионатын отарга, дигән зур максат куя.
– Зур хыял иде ул. Шөкер, тормышка ашты, дөрес, бик кыен булды, чемпионатның Уфада узуы да үз йогынтысын ясады, – дип тәэсирләрен уртаклаша яңа чемпион. Чыннан да, Марсельгә финалда башкорт егете белән алышырга туры килә: Уфа җанатарларының үз көрәшчеләрен алга куып гөжләүләре әле дә колагымда яңгырый сыман, ди. Хөкемдарларның алыш бетте дигәч тә, каяндыр алты секунд табып өстәүләре дә Нурлат егетен сындыра алмый, башкорт көндәше – узган елгы чемпионнан өстен чыга ала Марсель. Тормыш иптәше Алия, уллары Альмир белән Радмир, күпсанлы дуслары – Гозәеровның җиңүен һәркем сөенеп кабул итә. Марсель эшләгән УТТ җитәкчесе, заманында үзе дә көрәшеп йөргән Илдар Галиев, Әлмәттәге тренеры Ильяс Билалов иң беренчеләрдән булып котлыйлар. Татарстан егетләренең нәкъ менә Башкортостандагы җиңүләренә Татарстанның көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов та аерым әһәмият бирә. Шуңа да якын араларда әлеге көрәшчеләрне үз янына чакырмакчы. Россиянең көрәш Федерациясе президенты әйтүенчә, бу чемпионатның җиңүчеләре киләсе елга Европа чемпионатына барачак. Димәк, Марсель Гозәеровның Европа мәйданына чыгасы да бар әле.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
апрель, 2026 ел
Нурлатта рөхсәтсез хасил булган чүплекләрне экологлар авиация ярдәмендә ачыклаячак
Санитар-экологик икеайлык кысаларында санкцияләнмәгән чүплекләр аерым игътибар зонасында булачак
«Ак калфак» конкурсында уңыш: Нурлат районыннан Айгөл Әхмәтҗанова - иң яхшы укучылар арасында
Ул Бөтенроссиякүләм конкурста призер булды.
Шахмат буенча Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы Кубогы җиңүчесе билгеле булды
Финалда Михаил Безруков һәм Григорий Ермолаев очрашты
Яшь нурлатлылар көрәш буенча республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады
Алар 6 медаль яулады
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз