Яшьләр КВНда уйнады

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Шәһәрнең шаян һәм тапкыр яшьләре Нурлатның 105 еллыгына багышланган КВНда чыгыш ясады. Кичә, 10 декабрьдә, шәһәрнең 1,3,4 мәктәпләре һәм аграр техникумның НАТС командасы шәһәр Мәдәният сараенда шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынашты. Ярышларда иң көчле команда исемен шәһәрнең 4 мәктәбе укучылары яуласа, II урында аграр техникум, III 3нче мәктәп командасы булды. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф, мәдәният бүлекләре һәм “Яшь Гвардия” яшьләр оешмасы белән берлектә әзерләгән ярышларды җиңүче командага кубок тапшырылды, призерлар грамоталар һәм акчала бүләккә ия булдылар. Яңа елдан Нурлатның җыелма командасы Самара өлкәсендә чыгыш ясарга планлаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International