Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Бүген, 10 декабрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов  катнашында  ТР Министрлар Кабинетының һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышы узды. 
Анда республикада юл хәрәкәте иминлеген  тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү мәсьәләләренә багышланган сөйләшү булды. Статистика сөенерлек түгел. Мисал өчен,  республика юлларында соңгы 11 ай эчендә генә 565 кеше үлгән, 6274 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.  
Утырышта Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров та чыгыш ясады. Ул район юлларында авариялелек торышы хакында мәгълүмат җиткерде 
 һәм аларны киметү җәһәтеннә башкарылган һәм башкарыласы эшләрне бәян итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International