Нурлатта Геройлар көненә тәүге шашка-шахмат турниры үтте

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Быел Нурлатның шашка-шахмат сөючеләре арасында беренче тапкыр Геройлар көненә багышлап турнир уздырылды.
Шашка бәйгесендә унлап кеше катнашты. Биредә I урынны Сергей Пятаков яулады. Олег Павлов белән Виталий Сергеев II-III урыннарны бүлеште. Шахмат турнирында катнашучылар уннан артты. Тәүге турнирның җиңүчесе исеменВячеслав Герасимов яулады. II урында – Мизаил Безруков, IIIдә – Сергей Анисимов.


Фото "Дуслык" газетасы архивыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International