НУРЛАТЛЫЛАР ТҮБӘН КАМА ГИМНАЗИЯСЕНДӘ БУЛЫП КАЙТТЫЛАР

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Андреевка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучылары Вера Абрамова һәм Валентина Иванова укучылар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә Түбән Кама гимназиясендә республика педагогик семинарында катнашып кайттылар. Түбән Каманың 34нче гимназиясендә үткән бу чара “ФГОСка (Федераль дәүләт мәгариф стандарты) күчү шартларында этномәдәни компонентларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре” темасына багышланган иде. Семинарда катнашучылар ачык дәресләрдә, мастер-классларда, музейда булдылар, укучыларның рәсемнәр, эшләнмәләр күргәзмәләрен һәм концерт карадылар. Шунда ук “Туган ягым – Татарстан” республика конкурсына нәтиҗәләр дә ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International