Ватан геройларына багышланган чаралар районыбызда узган атнада ук башланып киткән иде. Чаралар Каравыл Тавы, Иске Чаллы һәм Тимерлек авылларында узды. Советлар Союзы геройлары Анатолий Кузнецов, Николай Синдряков һәм Николай Козлов һәйкәлләренә веноклар салынды, мәктәп укучылары белән узган митингларда хәтер яңартылды.
Иске Чаллы урта мәктәбе укучылары мондый тарихи даталарны һәрвакыт билгеләп үтә икән. Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, авыл, район һәм Россия тарихын һәр укучы белергә тиеш.
-3 декабрьдә Билгесез солдат көнен билгеләп узсак, бүген геройларыбызны искә алабыз, -ди мәктәп директоры Владимир Белогубов. – Безнең буынга тыныч тормыш биргән якташ геройларыбыз яу кырында ятып калганнар, без аларны онытырга тиеш түгел. Шөкер, хәзер илебездә эзләнү отрялары эшли. 70 елдан соң да солдатларыбыз табыла тора.
Иске Чаллы - сугышка барлыгы 500ләп солдат биргән авыл. Шуларның 300гә якыны яу кырында ятып калган.
-Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан якташларыбызның исемнәрен янә барлыйбыз, - ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Иванов. – Моннан ике ел элек кенә Урта Чаллы авылындагы фронтовикны эзләнүләр вакытында таптылар. Моннан тыш без Советлар Союзы герое Николай Синдряков белән горурланабыз. Заманында пионер отряды, колхозыбыз аның исемен йөртте. Шөкер, яшь буынга үрнәк булырлык шәхесләребез җитәрлек.