Балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Волга в сердце впадает мое” Халыкара конкурс-фестивалендә катнашып, бүләкләр янчыгын тулыландырдылар. Фортепиано классы укытучысы Лариса Мухамеджанованың чыгарылышлары Ксения Трифонова белән Лилия Әһлиуллинаның дуэты II дәрәҗә лауреат исеме алды. Ксения аерым җырлауда да III дәрәҗә лауреат булган, Карина Трифонова да шундый бәя алган. Шулай ук Әлфия Крепышеваның чыгарылышлары Эльвина Гыйниятуллина, Диләрә Идиатуллина һәм Динара Шарапова триосы I дәрәҗә дипломант, ә Асия Янгузарова III дәрәҗә лауреат булганнар. Ә Динара Хәсәнованың “Дети солнца” хореография төркеме III дәрәҗә лауреат исеме алган.
Нурлат муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, татар телен һәм башка туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов килде