Рәсемнәр дә, уеннар да булыша

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Район хастаханәсенең балалар бүлеген чирләп киткән кечкенә пациентларның терелү чорындагы  икенче өе дип әйтергә була. Шуңа да биредә балалар һәм аларның әниләре өчен уңайлы мохит тудырырга трышылар. Ә дүшәмбе көнне биредә Казанның 4нче сәнгать мәктәбеннән бүләккә  картиналар кабул итеп алдылар. Якты төсләргә бай картиналарны, тематикасына  карап,  коридорга һәм ашханә стеналарына элделәр. Баксаң, хастаханә булачак рәссамнар белән күптән элемтәләрне җайга салды инде. 
- Сәнгать мәктәбе чыгарылышлары бүлекчә пациентларына рухи яктан булышырга карар кылдылар, без исә теләсә нинди иганәчелек ярдәменә шат, - ди район хастаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов һәм тулаем хастаханә эшләренә тукталды. – Быелның икенче яртыеллыгында без 2 миллион сумлык җиһазлар сатып алдык. Ел азагына кадәр балалар бүләген ингаляция өчен небулайзерлар белән җиһазлаячакбыз, республика средстволарына 10 суыткыч, шул исәптән балалар бүлеге өчен дә 2не – фармацевтика һәм ашамлыклар өчен сатып алдык. Бу бүлеккә капиталь ремонт кирәк. Хәзер смета төзелә, киләсе елда эшләр  планга кертелер, дип өметләнәбез. 
- Балалар терелсен өчен уколлар һәм дарулар гына түгел, шартларның булуы да кирәк, - ди балалар бүлеге мөдире Резедә Юнысова. – Мәсәлән, бу картиналардан өй җылысы бөркелә, уен бүлмәсе исә позитив кәеф бүләк итәргә сәләтле. Һәм без алга таба уен бүлмәсен яңадан торгыза алырбыз һәм  анда балалар белән тәрбияче шөгыльләнер дип ышанып калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International