“Чык тамчысы” балалар бакчасында киләчәк формуласын беләләр

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
“Чык тамчысы” балалар бакчасы мөдире Эльмира Галләмшина һәм тәрбияче Нина Суровцева электрон мәгариф  ресурсларын куллану буенча “Киләчәк формуласы-2014” Халыкара педагогик осталык конкурсында катнашып, II дәрәҗә Дипломга лаек дип табылдылар. Әлеге конкурс РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башка җитди оешмалар канаты астында быел 4нче тапкыр үткәрелә инде һәм конкурсның оештыру комитеты аның нәтиҗәләре буенча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр базасында заманча белем бирүче мәгариф оешмаларының халыкара рейтингын төзи башлаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International