Нурлат укучылары “Бөркеткәй”дә ял итәчәк

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Кичә Нурлатның 2нче мәктәбеннән  6нчы сыйныф укучысы Ирина Петрова белән 8нче сыйныф укучысы Руслан Никоненков Краснодар краенда Кара диңгез буенда урнашкан “Бөркеткәй” Бөтенроссия балалар үзәгенә ял итәргә киттеләр, дип хәбәр итәләр район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән. Алар 4нче декабрьдән 24 декабрьгә кадәр үзәкнең “Стремительный” лагеренда ял итәчәкләр. Лагерьда бу смена мәдәни-тарихи юнәлештәге “Орнамент России” проектына багышланачак һәм аның кысаларында биредә төрле чаралар, фестивальләр үтәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International