Нурлатта зона семинар-киңәшмәсе үтте

2014 елның 24 октябре, җомга
Бүген Нурлат районының “Южная” агрофирмасы җәмгыяте базасында Нурлат,  Әлки, Спас, Аксубай районнары белгечләре катнашында  авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую, техниканы 2015нче елгы кыр эшләре сезонына әзерләүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова катнашты. Киңәшмәнең пленар өлешендә сүз быел техниканы саклауга кую үзенчәлекләре турында барды, биредә үк сервис компанияләре вәкилләре үз техникаларын тәкъдир иттеләр. Гамәли өлештә семинарда катнашучылар хуҗалыкның Богдашкино һәм Киекле бүлекчәләрендә кышкы саклауга кую һәм ремонтның барышы белән таныштылар. Семинар эшендә катнашкан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлек начальнигы Рәфыйкъ Шәкүров хуҗалыкта эшнең куелышына яхшы бәя бирде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International