Нурлатта түбәләр ремонтлана

2014 елның 24 октябре, җомга
Бу күләмле эшнең беренче этабында 10 йортның түбәсен ремонтлау каралган. Әлеге эшләр “Татнефть” акционерлык җәмгыяте бүлеп биргән 26 миллион сумга башкарыла. Кичә, 23 октябрьдә, “Энергострой” подряд оешмасы иң беренчеләрдән булып Гагарин ур., 26дагы йортның түбәсен монтажлауны башлады. Биредә моңа кадәр йомшак түбә иде, хәзер ике кыеклы түбә корылачак. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама әйтүенчә, ике кыеклы түбәләр, бишкатлы йортлардан тыш, исемлеккә кергән башка йортларда да төзеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International