Кыр эшләре төгәлләнә

2014 елның 24 октябре, җомга
Районда шикәр чөгендере казу азагына якынлаша. Кичәге көнгә барлык мәйданнарның 93  процентында  эшләр тәмамланган, уртача уңыш бер гектарга 246 центнер тәшкил итә. Берүк вакытта бөртеккә кукуруз һәм көнбагыш урдыру да  дәвам итә. Соңгысы бездә 3694 гектарда быел, аның 850 гектарында эшләр тәмамланган, уртача уңыш 13 центнер. 
Районда туфрак эшкәртү дә төгәлләнү ягында. Планлаштырылган 54 мең гекатар мәйданның 52 меңендә эшләр тәмамланган  инде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International