Җирле талантлар ярыша

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Кичә Нурлат район мәдәният йортында район мәдәният учреждениеләре үзешчәннәре арасында “Соцветие талантов” конкурсы башланды. Конкурсның беренче–вокаль-фольклор ансамбльләр номинациясендә татар, рус, чуваш телләрендә иҗат итүче 13 коллектив катнашты. Икенче–инструменталь иҗат номинациясе буенча чыгышлар 29 октябрьдә узачак, ә хореография һәм театр сәнгате осталары бәйгесе ноябрьгә билгеләнгән. Конкурска йомгак декабрь аенда ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International