“Тулпар” бәйгегә әзерләнә

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Нурлат район мәдәният йорты каршындагы “Тулпар” шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы татар ШТМКнарының  Сарманда 16 октябрьдә узачак зона бәйгесендә катнашачак. Быел ярыш “Агай-эне–ак мыек, бер-беребезне какмыек” дигән тема буенча барачак. 
Илшат Гайсин җитәкчелегендәге әлеге клуб хәзер репетицияләр үткәрү белән мәшгуль. Аның составында зур үзгәрешләр юк: Ришат һәм Рушат Җәлаловлар, Кадрия Әндәрҗанова, Наилә Җиһаншина, Гөлфирә Мингалимованың сәхнә тәҗрибәләре бар инде. 

Фото "Дуслык" газетасы архивыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International