Равил Кузюровның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлавы

2014 елның 11 октябре, шимбә
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм – илне сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүгә кагылышы булганнарның уртак бәйрәме.  Агросәнәгать комплексы район икътисадында иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Игенчеләр һәм терлекчеләрнең фидакарь тырышлыгы белән өстәлләребездә үзебезнең басу-кырларда үстерелгән икмәк, шикәр, яшелчә, сөт һәм сөт ризыклары. Районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлык хәрәкәте  үсә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү мәйданчыклары булдыру өстендә эш бара.  Бүгенге, илнең авыл хуҗалыгын  көндәшлеккә сәләтле итүгә зур игътибар бирелгән вакытта, үз сыйфатлы  продукциябезнең булуы аеруча мөһим.  Һәм аңа ирешүдә без сезгә  – басу-кырларда, фермаларда көнне-төнгә ялгап эшләүче уңганнарга  таянабыз.  
Сезгә хезмәтне, туган җирне яратуыгыз һәм аңа тугры калуыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм.   Нык сәламәтлек, бәхетле тормыш, муллык һәм  иминлек телим! 
Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International