Нурлат радиосын Франциядә дә тыңлыйлар

2014 елның 10 октябре, җомга
Бүген – “DFM-Нурлат” радиосы үзенең 3 еллыгын бәйрәм итә. Бу уңайдан алар тыңлаучылар арасында фотоконкурс игълан иткәннәр, ә бүген  шәһәр урамнарына чыгып акция үткәрәчәкләр, бүләкләр өләшәчәкләр. Көнгә ике тапкыр эфирга чыгучы радионың төп тыңлаучылары яшьләр һәм автоһәвәскәрләр булса да,  алар үткәргән конкурсларда теләп катнашучы өлкән яшьтәгеләр дә бар икән. Радио коллективы исә тыңлаучыларны җәлеп итүнең төрле юлларын эзли, хәзер аларда аралашуның  турыдан-туры чыгу, СМС җибәрү мөмкинлекләре дә бар. Шуңадыр, Нурлат радиосы аша республикада, күрше өлкәләрдәге тыңлаучылар гына түгел, Франция яшәүче радио сөюче якташларыбыз да сәлам юллый. Биш кешедән торган иҗади коллектив шәһәрдә үтә торган байтак чараларда мәгълүматый партнер буларак та популярлык казандылар. Иҗади үсеш сезгә, яшь дусларыбыз!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International