Нурлат педагоглары спортта көч сынаша

2014 елның 10 октябре, җомга
Бүген, 10 октябрьдә, районның 20 педагогыннан торган команда Казанда Татарстан мәгариф хезмәткәрләре җәйге Спартакиадасының финалында катнаша. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Маняпов җитәкчелегендәге ир-ат һәм хатын-кыз командалары җиңел атлетика эстафетасында, озынлыкта сикерүдә, гер күтәрүдә, армрестлинг, канат тарту һәм шашка буенча ярышларда көч сынашачак. Спартакиада Үзәк стадионның ачык җиңел атлетика манежында 3 этапта узачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International