Зевакиннарның күңелләре белән Нурлатка тартылуы аларның балаларына да йога. Алексей белән Елена үз ярларын биредә очраталар һәм күптән инде Нурлатта яшиләр. Бер-ике ел элек Михаил һәм Тамара Зевакиннар үзләре дә Нурлатка күченеп киләләр. Хәзер бары тик уллары Николай гына туганнары һәм якыннарыннан ерактарак яши, бмма кунакка еш кайтып йөри.
Михаил Зевкин район газетасына да бик ярата икән әле. Ул элек тә, Нурлатка килгәч, газетаны рәхәтләнеп укыган. Ә инде Нурлатка күченеп килгәч, “Дуслык”ка язылырга ашыккан. Алай гына да түгел, редакциядә еш кунак ул. Әле яшь чагында шигърият белән мавыккан һәм хәзер укучыларны үзенең шигырләре белән сөендереп тора, тормышындагы матур вакыйгалар турында да язмалары бар. Язар өчен җимне шәхси көндәлегеннән ала, анысын гомер буе алып бара ул. Нәкъ менә әлеге саргайган кәгазь битләрендә Нурлатка беренче килүе һәм булачак хатыны белән танышу мизгелләре дә тасвирланган.