Нурлат почтасы хезмәткәрләре Бөтендөнья почта көнен билгеләп үтә

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген районның почта хезмәткәрләре Бөтендөнья почта көнен билгеләп үтә. Бу көнне нәкъ 140 ел элек төп почта оешмасы – Бөтендөнья почта берлеге барлыкка килгән. Бу вакыйганы почта берлегенә керүче почта ведомстволары атна дәвамында билгеләп үтә һәм атна Халыкара хат атналыгы дип атала. Быел ул 6 октябрьдән 12сенә кадәр билгеләп үтелә. Бәйрәмнәре уңаеннан барлык почтачыларны да котлыйбыз һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез! 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International