“Бәллүр пеликан” Нурлатка кайтты

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
“Илнең иң яхшы укытучысы” исеменә 1нче урта мәктәпнең биология укытучысы Алла Головенькина ия булды.
Бу хакта 5 октябрь-Халыкара укытучылар көнендә Мәскәүнең Кремль сараенда узган тантаналы чарада хәбәр ителде.
Нурлат педагогы төп приз – 8 килограммлы “Бәллүр пеликан” белән бүләкләнүдән тыш, бер елга РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановның җәмәгать киңәшчесе итеп тә билгеләнде. 14 ел педагогик стажга ия булган якташыбыз Алла Николаевна моңа кадәр “ТР өчен 50 инновацион идея” республика конкурсында II урын алган иде, агымдагы елда ул республикада “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңеп, Татарстан данын Россия күләмендә яклау хокукына ия булды. 
– Дәрәҗәле исемгә лаек булуымда шәһәрнең 1нче урта мәктәбе коллективымның, дуслар, коллегалар һәм якыннарымның да өлеше зур, - диде Алла Николаевна. – Ә абсолют җиңүче исемен мин Ходайның бүләге дип саныйм. Конкурс читтән торып өч һәм ике очный турда узды. Мәртәбәле жюрины Нурлат педагогы һөнәри әзерлек дәрәҗәсе, эчкерсезлеге һәм үз һөнәренә тугрылыгы белән әсир иткән.
– Минем өчен конкурста иң катлаулысы мастер-класс булгандыр, - ди илнең иң яхшы укытучысы. – Башка сынаулар команда проекты буенча алып барылды. Без үзебезнең мәктәптә күптән инде команда булып эшлибез. Конкурс барышында финалга чыккан 15 педагог илебез Президенты Владимир Путин, Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән дә очрашты. Конкурсантлар Чабаксар, Димитровград
шәһәре, Самара өлкәсеннән дә булдылар, дустанә мөнәсәбәт һөнәри көндәшлекне зыялы итте. Алла Головенькинаны дүшәмбе көнне
Казан шәһәрендә Укытучылар көненә багышлап узган тантаналы чарада республика Президенты Рөстәм Миннеханов та котлады. Республика башлыгы Алла Николаевнаның җиңүен безнең мәгариф системасына иң югары бәя дип атады. Чарадан Алла Николаевна “Республиканың атказанган укытучысы” исеме, “Форд Фокус” машинасына ия булып кайтты. Моннан тыш, чит илдә стажировка үтү өчен сертификат белән
бүләкләнде. Ә илнең иң яхшы укытучысын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Маняпов белән аэропортта каршы алган район башлыгы Равил Кузюров бу уңайдан аерым котлау тантанасы булачагын әйткән. Кичә исә 1нче мәктәп коллективы һәм укучылары илнең иң
яхшы укытучысы өчен тантаналы каршы алу оештырдылар. Шунысын да әйтик: 1989 елдан бирле уздырылучы конкурста моңа кадәр Татарстан вәкилләренең финалга да уза алганнары юк иде әле. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International