Район масштабындагы феномен

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Райондагы бердәнбер мәктәп яны интернатында яшәүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган, хәтта Wi-Fi да бар.
25 урынга исәпләнгән интернат 2011 елда Елаур урта мәктәбе базасында ачылды. Бүген биредә 10 укучы яшәп укый. Яңа Тумба һәм Тимерлек балаларыннан тыш, интернатта Әлки районының Иске Тумба авылы укучылары да бар. Дүшмәбе, иртән аларны мәктәп автобусы дәресләр башланганчы алып килә, ә шимбә, дәресләрдән соң өйләренә илтә. Укучылар зур якты бүлмәләрдә яшиләр, аларның һәркайсында аерым санузел, душ бүлмәсе бар. Шулай ук балалар өчен ял бүлмәсе, спортзал, информатика кабинеты эшли, соңгысында Интернетка чыгып та була. Балалар өчен биш тапкыр ашату каралган. Пешекчеләр Надежда Сапожникова һәм Алевтина Алексеева меню төзегәндә еш кына укучыларның ниләр яратканлыкларына да исәпкә алалар. Медицина хезмәте буенча да сораулар тумый. Фельдшер Ирина Охотникова интернатта еш була, шөкер, күпчелек очракта профилактик максатлардан килә ул.
Шулай да интернатның иң төп өстенлекләренең берсе биредә балаларның тәүлек әйләнәсе өлкәннәр каравында булуы, тиешле режим да үтәлә. Болар өй эшләрен үтәүгә дә, имтиханнарга әзерләнүгә дә кагыла. Бу җәһәттән ата-аналар да тыныч. Елаур мәктәбе укучылар БДИ буенча да гадәттә югары баллар алып киләә, монысы вузларга укырга кергәндә ярдәм итә.
Укучыларга атнасына биш көн әти-әниләре урынына торучы интернат хезмәткәрләре Наталья Логинова һәм Таисия Мензелеева балалар үзләрен бер яктан да кимсетелгән итеп тоймасыннар өчен бары да эшлиләр. Дәрес әзерләргә дә булышалар, төрле эшләнмәләр, рәсемнәр ясашалар, кышын кардан төрле сыннар әвәлиләр, мәктәпне бәйрәмнәргә бизиләр. Балалар төрле түгәрәкләргә бик теләп йөриләр, бигрәк тә спорт секцияләрен үз итәләр. Тикмәгә генә Елаур көчле көрәшчеләре белән дан тотмый бит. Биредә чуваш көрәше секциясе әйбәт эшди, ел саен якташлары Алекмандр Огонев призларына ярышлар уздырып торалар.
Биредә ошыймы соң дигән сорауга да балалар бертваыштан: “Әйе!” – дип җавап бирделәр. Күпләр исә каникуллар чорында интернатларын бик сагыналар икән, чөнки ул алар өчен, чыннан да, икенче өйләренә әверелгән бит.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International