Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурия Галимова тормышны яратып яши
2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Фома авылында яшәүче 81 яшьлек Нурия әби Галимованың оптимистлыгыгына сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Бала чагыннан ук инвалиды ул, чукрак-телсез әби ялгызлыктан интекми, төшенкелеккә дә бирелми, ә тулыканлы тормыш белән яши. Аның кебекләрнең үз дөньясы, дисәләр дә, Нурия әби башка кешеләр кебек үк яши, эшли, дин юлында да ул. Ымлыклар, кул хәрәкәтләре белән генә аралашса да, ул авылдашлары, күршеләре белән гөр килеп яшәп ята. Кайда кемгә ярдәм кирәк, Нурия әби шунда. Ул күлмәген дә тегеп бирә, йонын да эрли, бәйли дә, чигә дә, кош-кортын да асрый, бакчасын да үстерә. Каз өмәсеме, өй юарга кирәкме – Нурия әби бу эшләрдә дә ярдәм итеп торырга өлгерә. Нурия әбинең мондый оста куллыгы, җитезлеге һәм тормышны яратып яшәве әнисе Кәримәдән күчкән икән...
Статистикадан күренгәнчә, планетабызның һәр тугызынчы кешесе чукрак һәм телсезлектән интегә икән. Ә менә Нурия әби аны һич тә интегү дип санамый. Мәктәптә укымаса да, үзенә кирәген аңлата белә. Авылдашлары да аны яхшы аңлый, аларның игътибарына, мәрхәмәтлелегенә шөкерана итеп яши. Туганнары, якыннары әбине үзләренә чакырсалар да, нигезен ташлыйсы килми аның.
– Гомер буе яшәгән нигеземне ничек ташлап китим инде, шөкер, әлегә саулыгымна зарланмыйм, үз аягымда, - ди әби кул хәрәкәтләре белән аңлатып. Бу көннәрдә аның өеннән кеше өзелми. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында мәктәп укучылары тимурчылык ярдәме оештырган, авыл җирлеге советы хезмәткәрләре бүләген керткән, концерт тамашасына да чакыралар. Әби өчен игътибар, кайгыртудан да зур бүләк юк. Шуңа да ул һәр килгән кешегә сөенеп шөкерана итеп яши.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз