Түләүсез юридик ярдәм көнендә нурлатлылар адвокатларга күбрәк мөрәҗәгать иткән

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Узган җомгада  “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә  үткәрелгән Түләүсез юридик ярдәм көнендә җәмәгать кабул итүе бүлмәсенә 14 нурлатлы мөрәҗәгать иткән. Биредә көн дәвамында прокуратура хезмәткәрләре, адвокатлар, нотариуслар һәм юристлар халыкны борчыган сораулар һәм мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәткәннәр. Бүлекчәнең башкарма комитетында әйтүләренчә, быел халык арасында адвокат хезмәтләренә сорау аеруча зур булган, чөнки мөрәҗәгать итүчеләрнең дистәгә якыны аларга булган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International