Нурлат районы басуларында көнбагыш урдыралар

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Быел Нурлат районы хуҗалыкларында көнбагыш 3694 гектарда үстерелде. Иң күп мәйданнар быел да “Билярск ВЗПсы” хуҗалыгына туры килә – 2816 гектар. Көнбагыш игү белән тагын  “ИРС”, “Насыйбуллин Р”, “АгроРазвитие”  хуҗалыкларында шөгыльләнәләр, соңгысында аны уру төгәлләнгән дә инде. Район буенча  көнбагыш 410 гектрдан  җыеп алынган, уртача уңыш 13,2 центнер тәшкил итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International