Коралыңны тапшыр да - бүләк ал

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге бүләк бәрабәренә гражданнардан законсыз сакланучы коралларны кабул итә.
– Соңгы вакытта республикада  гражданлык коралларын куллану очраклары артты, - ди Россия МВДсының Нурлат районы бүлегенең лицензия- рөхсәт эшләре буенча инспекторы Николай Ульдяков. – Республикада агымдагы елда гына шундый коралны куллануның 23 очрагы теркәлгән. Әлеге очракларның берсе апрель аенда Богдашкино авылында теркәлде.  Самара шәһәреннән кунакка кайткан берәү үзе генә ауга чыгып китә һәм нәтиҗәдә саксызлыгы аркасында аягына ата. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, әлеге  ау мылтыгы безнең бүлектә теркәлмәгән дә була.  Шунысын да әйтеп үтәм: агымдагы елның августыннан корал турындагы законга кергән үзгәрешләр, җаваплылык чараларын тагын да кырысландырды. Шуңа да  законсыз сакланучы коралларны, сугыш кирәк-яракларын һәм шартлаткыч матдәләрне тапшырып, сез акчалата бүләккә ия була аласыз. Сырлы көпшә өчен 1500 сумгача; обрез, кулдан эшләнгән корал өчен – 1000 сумга кадәр,  шартлаткыч матдәләр өчен – 2000 сумга чаклы акчалата бүләкләү каралган. Коралларын ирекле рәвештә тапшыручылар җинаять җаваплыгыннан азат ителәчәк.  Моннан тыш,  законсыз сакланучы корал турында дөрес хәбәр биргән өчен дә түләү бар.  Законсыз сакланучы коралны тапшыру өчен  02 телефонына яки участок уполномоченныйларына хәбәр итәргә кирәк. Тагын бер яңалык: ау һәм спорт коралларына рөхсәтне  дәүләт хезмәтләре аша гариза аша да алырга мөмкин. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International