Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза

2014 елның 27 сентябре, шимбә
Бүген, 27 сентябрьдә Гыйматдинов урамындагы сәүдә мәйданында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Ярминкәгә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, 26 авыл җирлеге, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән яшелчә, сөт, ит продукциясе, бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр. 
Ярминкәне карап чыккан район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова ассортиментның байлыгын һәм бәяләрнең чамалы булуын билгеләп үтте.
- Ярминкә – урак тәмамланганан соң уза торган чара ул. Ә үзебездә  үстерелгән продукцияне сату җитештерүчеләр өчен дә, сатып алучылар өчен дә файдалы. Быел, шөкер, продукция мул. Шуңа да сатучылар ит, бәрәңге, яшелчә, сөт продуктларына һәм башкаларга бәяләрне чамалы куйганнар.
Бәяләрнең чамалы булуын сатып алучылар да билгеләп үтте. Бу көнне бәрәңге 10 сумнан, бөтек – 8 сумнан башлап, ит- 220 сумнан, сөтнең литры 20 сумнан тәкъдим ителде. Шунда ук 5500 сумнан Корбан бәйрәменә сарыклар да сату оештырылды. Районыбызның сәхнә осталары бай мәдәни программа тәкъдим итте .Яшьләр оешмалары өлкәннәргә волонтерлык ярдәме оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International