Бүген районның 320 мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячесе һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2014 елның 27 сентябре, шимбә
Бүген районның 320 мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячесе һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Тәрбияче көненең тарихы Россиядә 1863нче елга барып тоташа. Нәкъ менә 27 сентябрьдә илебездә беренче мәктәпкәчә балалар учреждениесе ачыла. Психологлар әйтүенчә, баланың характеры балалар бакчасында үсеш ала, һәм анда тәрбияче шактый зур роль уйный. Әгәр бала яратучан, кайгыртучан коллективта тәрбияләнә икән, ул, һичшиксез, аның киләчәк тормышында уңай эз калдыра. Ә тәрбиячеләр һөнәри бәйрәмнәрен балалар һәм әти-әниләр белән бергә билгеләп үтә. Бу көнне аларның адресына рәхмәт сүзләре еш яңгырый.
“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” исеменә лаек булып, 1 миллион сум грант откан “Камыр батыр” балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе, бу өлкәгә 40 ел гомерен багышлаган Асия Гатина сабыйлар белән эшләүдән җанына тынычлык ала. Ата-аналарның рәхмәт сүзләре чиксез кадерле аңа. Заманында педагогия училищесын тәмамлап, Салдакай авылында укытучы булып эшли башлаган яшь кадрга шул дүрт дистә ел эчендә Егоркино авылы бакчасы мөдире булып та, Кормыш бистәсендә һәм “Камыр батыр” балалар бакчаларында тәрбияче булып та эшләргә туры килә. Шундый ук грантка ия булган “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Рәсимә Рәхимованың бу өлкәдә стажы 15 ел икән. Район балалар бакчаларына иң беренчеләрдән булып “Без татарча сөйләшәбез” укыту-методик комплексын кертүдә әлеге бакча тәрбиячеләренең өлеше зур булды”, – диләр мәгариф идарәсендә. Татар балаларына ана телен, рус балаларына һәм рус тәрбиячеләренә татар телен өйрәтү өстендә иң колачлы эш алып баручылар алар. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясе әгъзалары да аларның актив эшләүләрен бәяләп узган.
– Яңа программа безгә бик ошады, - ди ике тәрбияче дә. – Биредә дәресләр аудио, видеодискларда эшләнгән. Шуңа да балаларга да, тәрбиячеләргә дә бик җайлы ул. Татар телен белсәң, барлык төрки телләрне дә аңларга мөмкин бит. Ә грант акчаларын ике бакчада да
татар теле бүлмәләрен җиһазлауга, ремонт эшләренә тотарга планлаштыралар икән. Һөнәри бәйрәмне районның һәр балалар бакчасы коллективы үзенчә билгеләп үтәргә планлаштыра. “Әкият”леләр, мәсәлән, бу көнне “Сәламәт тәрбияче – сәламәт бала” дип аталган
кросс уздырмакчы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International