Почтамт киоск ача

2014 елның 26 сентябре, җомга
Бу көннәрдә районара почтамт җитәкчелеге шәһәрдә вакытлы матбугат сату һәм түләүләр кабул итү өчен 4нче киоск ачу мәшәкатьләре белән яши. Шәһәрнең үзәк, Яшьлек һәм тимер юлчылар бистәсендәге киосклары янына хәзер Кариев урамында тагы берәү өстәләчәк.
Моннан тыш, Түбән Чаллыда да почта бүлекчәсен мәктәп бинасына күчерү белән мәшгульләр. Ул да якын арада авыл халкына үз хезмәтләрен яңа бинада күрсәтә башлаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International