ПАРКТА ЭШ КУЗГАЛДЫ

2014 елның 26 сентябре, җомга
Бу көннәрдә шикәрчеләр бистәсендәге Халыклар дуслыгы паркында төзелеш эшләре башланып китте – подрядчы оешма эшчеләре паркның тирәсен коймалау белән мәшгуль. Билгеле булганча, парк “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән үткәрелгән халык социаль проектлары конкурсында җиңеп алынган Грант хисабына ясала.
- Якын араларда төзүчеләр паркта брусчатка түшәүне башлап җибәрергә планлаштыралар, - ди парк проектының авторы Татьяна Фадеева. – Шул ук вакытта милли диаспоралар да үз мәйданчыкларын җиһазлау өчен атрибутлар әзерли. Быел көздән өмәләр оештырып, парк территориясенә агач-куаклар утыртып калдыру да планлаштырыла икән. Анда да төрле милләт халыклары бергәләшеп эшләячәк. “Дуслык” паркы район һәм шәһәр халкын берләштерүче һәм дуслаштыручы мәдәни ял итү урыны булачак бит.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International