Бу шимбәдә Нурлат халкын ярминкә көтә

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Шимбә, 27 сентябрь көнне, Гыйматдинов урамының үзәк өлешендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк. Ярминкәдә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, авыл җирлекләре катнашып, чамалы бәяләрдән ит, бәрәңге, яшелчә, сөт, сөт продуктлары һ.б. товарлар тәкъдим итәчәк.  Шунда ук Корбан бәйрәменә сарыклар сату да оештырылыр дип көтелә.  Берүк вакытта районның төрле яшьләр оешмалары өлкәннәргә волонтерлык ярдәме оештырачак, сәхнә осталары бай мәдәни программа белән чыгыш ясачак. Ярминкә иртәнге 7дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International