Гомумшәһәр планеркасы үтте

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бүген, 22 сентябрь көнне, район башлыгы  катнашында узган гомумшәһәр планеркасын Равил Кузюров узган ТР Дәүләт Советына сайлауларда актив катнашкан һәм әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән өчен сайлауларны үткәрүдә хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт җиткерүдән башлады.  Көн тәртибенә беренче итеп районны һәм шәһәрне җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсе куелган иде. Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама шәһәр һәм районда торак фонды һәм социаль-мәдәни объектларны ягу сезонына әзерләү буенча башкарылган эшләрне бәян итте. Нурлат кулланучыларын үзәкләштерелгән җылылылык белән “Нурлат җылылык челтәрләре”ААҖнең 4 котельнясы тәэмин итә,ул шулай ук  арендадагы 38 мәгариф системасындагы һәм 4 сәламәтлек саклау тармагындагы мини-котельняларга хезмәт күрсәтә. Ягу сезонына әзерлек барышында НТС 3 млн. сумнан артыклык ремонт үткәргән, бүгенге көнгә  ул үз карамагындагы 231 торак йортка, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә  җылылык биргән, мәдәният учреждениеләрендә дә проблемалар юк. Докладны “Нурлат җылылык челтәрләре” ААҖ директоры Рамил Шарапов тулыландырды, предприятиедә җылылык өчен бурычлыларның булуын проблема буларак атады. Район башлыгы бу атна дәвамында җылылык белән тәэмин итүгә мониторинг ясарга, бернинди өзеклекләргә юл куймаска, дигән бурычны куйды. Шунда ук бурычлылар буенча тулы анализ ясап, аны бетерү буенча чаралар билгеләргә кушты.
Планеркада Нурлатның 105 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү планы белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Рәмзия Сингатуллина чыгыш ясады. Сөйләшү барышында агымдагы мәсьәләләр дә каралды. Равил Кузюров нурлатлыларның “Яңарыш” фондына ярдәм күрсәтүдә активлык күрсәтүләрен сорады. Ул шулай ук 29 октябрьдә Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәген хәбәр итте  һәм бәяләрнең мөмкин кадәр халык өчен отышлы булырга тиешлеген, бу эшнең контрольдә тотылачагын  ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International