Марат безгә Кубок калдырды

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
20–21 сентябрьдђ “Ледок” Спорт сараенда хоккейчы-якташыбыз Марат Кәлимуллин истәлегенә чираттагы турнир уздырылды.
Бу бәйге Нурлатта дүртенче тапкыр үткәрелә инде. Шунысын да әйтик, Нурлатның “Ледогы” быелгы турнирда Татарстаннан бердәнбер команда иде. Хуҗалардан тыш, Кәлимуллин Кубогы өчен Самараның ике ЦСК ВВСы, Новочебоксарскиның “Соколы” һәм Тольяттиның “Волгаре”көч сынашты. Гадәттәгечә, турнирга Марат Кәлимуллинның әтисе Нотфулла ага да кайткан иде. Ул Марат истәлеге турнирының нәкъ менә яшь хоккейчылар арасында уздырылуына сөенүен белдерде.
– Марат үзе дә кече яшьтән хоккей яратты, – дип хатирәләргә бирелә Нотфулла ага. – Дөрес, мин аны хоккей секциясенә йөр, дип үгетләмәдем. Башта карарга йөрдек, аннан Марат хоккей секциясенә язылды. Иң зур хыялы Россия җыелма командасы уенчысы дәрәҗәсенә күтәрелү иде. Тик менә язмыш үзенчә хәл итте шул... Рәхмәт инде, беркая да онытмыйлар. Менә Нурлатта һәр елны матур турнир оештырып торалар, әнисенең туган ягы Балык Бистәсендә Маратның матур гына музеен оештырдылар. 
Турнир исә әйләнеш системасы буенча барды. Нәтиҗәдә, Марат Кәлимуллин Кубогын “Волгарь” командасы Тольяттига алып китте. II урынны – “Сокол” алды. Ә менә турнирны ЦСК ВВСның ике командасын да бер-бер артлы тар-мар итүдән башлаган хуҗалар “Ледок” командасына III урын белән канәгатьләнергә туры килде. “Команда тәҗрибә туплый гына әле. Шуңа зур ярышларда катнашыр алдыннан яхшы ук сынау булды бу турнир”, – ди Нурлат хоккейчыларының тренеры Александр Елагин. Чыннан да, әлеге яшь хоккейчыларыбыз тиздән шактый дәрәҗәле турнирда беренче уеннарын уздарачаклар икән: быел бу яшьтәге “Ледок” командасы Россия беренчелегендә катнаша. Бу атнада алар ЦСК ВВС командасы белән үз бозларында ике уен уздырачак. Беренчелек шактый озакка сузылачак, безнекеләргә үз бозларында уйнаудан тыш, читтә дә 27 уен уздырырга туры киләчәк әле, ди Боз сарае директоры Марсель Садыйков. Ә Кәлимуллин Кубогында шактый көчле командаларга каршы уйнап чирканчык алу файдага гына булачак, дип саныйлар тренерлар да, уенчылар үзләре дә. “Иң мөһиме, сәламәт булыгыз, тырышыгыз һәм үз дигәнегезгә ирешерсез”, – дип киңәш итте бит аларга турнирны ябу тантанасында Маратның әнтисе, якташыбыз Нотфулла Кәлимуллин да. Моннан тыш, Нотфулла Шәрифуллович иң яхшы уенчыларгы кул сәгатьләре дә бүләк итте.  “Ледок” җитәкчелеге дә иң яхшы уенчыларны билгеләп үтте. “Ледок” уенчысы Александр Шпаров турнирның иң яхшы капкачысы дип танылды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International