“Нурлат шикәре” җәмгыятенең шикәр заводында яңа татлы тамыр уңышын эшкәртә башладылар. Завод өчен бу сезон үзенчәлекле: быел
биредә җәй буена реконструкция эшләре барды. Заводның генераль директоры Игорь Сагайдак белән әңгәмәбез яңа сезон һәм аның
үзенчәлекләре турында.
– Игорь Анатольевич, белүебезчә, заводта реконструкция эшләре ике этапта, берничә ел дәвамында алып барылачак. Завод быелга билгеләнгән бурычны үтәп чыга алдымы?
– Беренче этабында шикәр заводындагы технологик җепне тотрыклы рәвештә тәүлегенә 2500 тонна шикәр чөгендере эшкәртерлек итеп көйләү күздә тотылды. Диффузия җайланмаларының транспорт системасы ремонтланды, насос паркы яңартылды, техник торбаүткәргечләрнең бер өлеше алмаштырылды, кагат кырының өске катламы торгызылды һ.б.лар. Бу сезонда без 260 мең тонна чамасы шикәр чөгендере эшкәртергә җыенабыз, 30 мең тоннага якын шикәр җитештерү күздә тотыла. Алга таба исә реконструкция эшләренең икенче этабына күчәчәкбез, анысы инде тәүлегенә 4500 тонна шикәр чөгендере эшкәртергә мөмкинлек бирергә тиеш.
– Заводтагы яңа технологик үзгәрешләр эшче кадрлардан да төплерәк белем, һөнәрмәнлек таләп итәдер.– Шикәр заводының үзенең традицияләре, хезмәт династияләре бар,үз эшләренә бирелгән һөнәрмәннәр дә җитәрлек. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән ремонтның беренче өлешен баш карып чыга алдык та. Әмма быел җәй башында халык арасында йөргән шикәр заводы ябыла икән дигән хәбәрләр үзенекен иткән, күрәсең, заводта эшләүчеләрнең шактые үзләренә башка урыннардан эш тапкан. Шуңа да бүгенге көндә заводны тотрыклы һәм тиешенчә эшләтү өчен эшче кадрлар кытлыгы проблемасы белән очраштык. Шикәр заводының структурасы төрле бит, бездә ТЭЦ та, тепловоз депосы да, заманча йөк машиналарыбыз да бар. Шуңа күрә эшчеләрнең дә төрле профильдәгеләре сорала. Безгә электромонтерлар, слесарьлар, КИП слесарьлары, технологик хезмәткәрләр, әзер товар складына эшчеләр һ.б. һөнәр ияләре кирәк.