Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлатта горчицага сорау арткан
2014 елның 19 сентябре, җомга
Горчица әлләни кирәкле товар түгел сыман. Әмма соңгы араларда горчица орлыгы Нурлатта иң тәҗел товарларның берсенә
әверелгән булып чыкты. Бу исә аның бакча эшләрендә бик яхшы ярдәмче булуы белән бәйле. Нурлатлылар аның чүп үләннәренә каршы көрәшүдә иң ышанычлы нәрсәләрнең берсе булуын аңлаганнар. Шуңа популярлыгы да арта бара. Туфрак файдаланылмый торырга һәм ачык булырга тиеш түгел – җир эшкәртү кагыйдәләренең берсе әнә шундый. Горчицаны исә бәрәңге яисә соңгы яшелчәләр утыртырга бер ай кала яки көзен уңышны җыеп алгач, апрель азагыннан сентябрь уртасына кадәр чәчәләр. Туфрак кибеп китмәсен өчен төп культураларны җыеп луга ук чәчәргә киңәш ителә. Горчица чәчәк ату белән массаны чабып алырга һәм ул шиңгәнче үк ваклап туфракка күмәргә кирәк. Орлыклары барлыкка килгәнче тотарга ярамый, чөнки бу очракта ул үзе чүп үләненә әверелергә мөмкин бит.
- Әле 90нчы елларда ук сәнәгый масштабларда сидераль культуралар кулланылган, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Фаил Ивандеев. – Бу метод туфракның уңдырышлылыгын арттыра, зарарсызландыра һәм структурасын яхшырта. Яшел ашламаларның өстенлекле ягы аларның экологик чиста һәм зыянсыз булуында да. Туфракка күмелгән үсемлек
калдыклары микроорганизмнарны тукландыра. Аксымга бай яшел масса черегәндә азот бүленеп чыга, ә бу үсемлекләр өчен файдалы. Нәтиҗәдә, төрле культуралардан яхшы уңыш алырга була. Киң кулланылыш алган сидераль культураларга уҗым арышы, борчак, рапс, карабодай керә. Горчица суыклардан курыкмый һәм тиз үсә. Ул фитофтороз авыруына, каты корт, лайлалы әкәм-төкәм, борчак күбәләге кебек корткычларга каршы нәтиҗәле, шул ук вакытта баллы культура да. Хәзерге вакытта тирес табуы авыррак, шуңа да горчицаны сидерат буларак җирне ашлау өчен файдалануны халык сынап карарга булган,ә нәтиҗәсен киләсе елга күрербез.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз