Айлык төгәлләнде

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
20 сентябрьда районда “Игътибар, балалар!” Бөтенроссия профилактик акциясе төгәлләнә. ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә,  айлык барышында район юлларында балалар катнашында юл -транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. 12 машина йөртүче балаларын иминлек каешлары, урындыкларыннан башка йөрткән өчен 3әр мең сум штрафка тартылган. Ай дәвамында 18 шофер исерек көе руль артына утырган, 10 бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International