Шәһәрнең 3нче урта мәктәбе Чисталык дәресенә кушылды

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә узган Чисталык дәресендә 8нче сыйныф укучылары атмосферада, 25 километр биклектә халыкны ультрафиалет нурларыннан саклаучы озон катламы барлыгы турында белделәр. Гомумән, мәктәп коллективы бу көнне практик дәрестә актив катнашты. 7 сыйныф укучылары “Дуслык” паркына десант ясап, аны җыештырдылар. Ә чыгарылышлар мәктәпнең чиста һавасын кайгыртып уку йортына бүлмә гөлләре бүләк итү инициативасы белән чыктылар. Район күләмендәге иң зур мәктәп яны бакчасында да тәртип. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International