Россия МВДсында Бөтенроссия “Халык участковые” конкурсы старт алды. Конкурс өч этапта үтә. Аның беренче этабы 11 сентябрьдән 20сенә кадәр үтәчәк, бу чорда барлык теләүчеләр дә районыбыз, ягъни Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге участок уполномоченныйлары өчен тавыш бирә алалар. Тавыш бирү өчен nurlat-police@yandex.ru электрон адресына участок уполномоченныеның исем, фамилиясе, атасының исемен күрсәтеп электрон хат юлларга кирәк.
Игътибар итегез, бер электрон адрестан көненә бары тик бер генә тавыш кабул ителә! Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган кеше тавыш бирүнең икенче турында катнашачак. Икенче тур 7 октябрьдән 16сына кадәр онлайн режимда МВДның ТР буенча рәсми сайтында республика районнарын тәкъдим итүче кандидатлар арасында барачак.
Россия МВДсы территориаль органының икенче тур нәтиҗәләре буенча ачыкланган иң яхшы участковые 1 ноябрьдән 10ына кадәр Бөтенроссия финал этабында катнаша. Финал этабында федераль дәрәҗәдә тавыш бирү “Комсомольская правда” газетасының сайтында онлайн режимда алып барылачак.