Нурлат район газетасы коллективы Балтач районындагы коллегаларына ярдәм итте

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Газета редакциясе коллективы “Татмедиа” ААҖ  филиаллары оештырган ярдәм эстафетасына кушылды. 10 август көнне Балтач районында яшен сугудан берничә йорт янып китә, алар арасында корреспондент Тәнзилә Габдрахманованың өе дә була. Өч балигъ булмаган бала үстерүче гаилә бер мизгел эчендә еллар буена туплаган бар нәрсәсен югалта. Безнең коллектив та чит  кайгыга битараф кала алмады. Безнең зур булмаган ярдәмебез  игелекле эшнең бер өлеше булсын.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International