Киекледә Бөек Ватан сугышы һәйкәлен төзекләндерергә нефтьчеләр булыша

2014 елның 29 августы, җомга
Бу көннәрдә Киекле авылындагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл һәм аның территориясендә зур эшләр башланды. 
- Һәйкәлебез юл өстендә тора, узып баручыларның күз алдында, аның торышы безне күптән борчый иде инде, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев. – Һәм менә “Татнефть” җәмгыятенең ярдәме белән реконструкция эшләре башланып китте. Җәмгыять һәйкәлне төзекләндерүгә дип 1 млн. сум акча бүлеп бирде. Нефтьчеләрнең ярдәмен барлык киеклеләр дә зур рәхмәт белән кабул итә, чөнки сугыш авылдагы һәр гаиләгә югалтулар китергән бит. 
Бу көннәрдә авыл җирлеге башкарма комитеты көче белән һәйкәл сүтелгән, сентябрьдә инде төзелеш эшләре дә башланып китәчәк. Һәйкәл һәм аның территориясе бөтенләй яңача, заманча төс алыр дип планлаштырыла, анда сугышта катнашкан барлык авылдашларының исемнәрен язарга җыеналар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International