Кичә 9нчы мәктәп территориясендә халык җыены узды

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
Төньяк-көнчыгыш һәм Төньяк микрорайоннарында яшәүче халык килешкән вакытка җыелды. Бу очрашуны район башлыгы Равиль Кузюров кышкы гражданнар җыеныннан соң нәтиҗәләр ясау дип атады. Ә халык, үз чиратында, булган проблемалары белән бүлеште. Яңа районнарда каралган мәсьәләләр бүтән. Мәсәлән, шәһәрнең бу ягында аварияле тораклар юк, әмма яхшы юллар һәм тротуарлар җитми. 3 балалы ана Кариев урамыннан үткән трасса аша юл кичүе булмаганга борчыла. 
Равиль Кузюров әйтүенчә, юллар һәм тротуарлар төзү, сәламәтлек өлкәсендә модернизацияләү һәм торак фондта капиталь ремонт һ.б. эшләр дәвам ителәчәк.
Шулай ук,  җыенда халык шәһәрдә соңгы үзгәрешләр уңаеннан район башлыгына рәхмәт сүзләре әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International