Бакчаларга балалар җыялар

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә районда 378 бала балалар бакчаларына чират көтә. 
- Балаларны “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча урнаштыру эшен даими алып барабыз, - - ди район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлсинә Измайлова. – Балаларны массовый рәвештә бакчаларга урнаштыру эшен 1 июньнән башладык. Бу эш 31 августка кадәр барачак. 378 баланы 50се Киекле авылындагы яңа бакчага җибәрелсә, 70 бала 31 августка кадәр шәһәр бакчаларына юллама алачак. Ата-аналар Республиканың дәүләт порталы аша чират статусын колнрольдә тота ала. Баланың статусы “Бакчага юлланды” дигәнгә үзгәртелгәч, ай дәвамында үзләре язылган бакчага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International