Киңәшмә уку елына старт бирә

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
ТР мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел 15 августта Саба районында узачак. “Татарстан: инновацион төбәк” дигән темага сөйләшүдә республика Президенты Рөстәм Миннехановның катнашуы да көтелә. Педагогларның олы сөйләшүендә район башлыгы Равил Кузюров һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Маняпов та чакырулы. Август киңәшмәсе кысаларында узачак секция эшләрендә районның мәктәпкәчә белем бирү мәьәләләре буенча методисты, “Чишмәкәй, “Чык тамчысы” балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбия эшенә кагышлы педагоглар да катнашачак.  Бездә педагогларның олы сөйләшү 22 августка билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International