Балдан авыз итә башладык

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Вишневая Полянадан Виталий Хвалеев 1976 елдан бирле инде чәйне бары тик бал белән эчүне генә хуп күрә. Нәкъ әнә шул елдан алып
ул үзенең шәхси хуҗалыгында умартачылык белән шөгыльләнә. Күпләр кебек үк бер умарта оясыннан башлый – барып чыгармы, юкмы, дип кенә алына. Нәтиҗәдә умартачылык аның тормышында иң төп шөгыльләрнең берсенә әверелә. Һәм монда тугры дусты, сугыш ветераны Константин Харитоновның йогынтысы зур икән. Ул башлап килүче умартачыны кызыктырып кына калмый, ә беренче мәлләрдә хәленнән килгәнчә булышып та тора. Илья көненә беренче балларын да авыз итеп карыйлар, яңа уңыш белән туганнарын, дусларын сыйлыйлар. Виталий Хвалеев исә бу традициягә бүген дә тугры кала: 2 августта ул ишле тату гаиләсен, һичшиксез, кунакка дәшәчәк. Виталий Афанасьевичның бер принцибы бар: балын ул сатмый, ә бары тик иң якын кешеләре  - балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен генә суырта. Җәмәгате Нина Ивановна белән алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Тик менә язмыш сынаулары гына читләтеп узмый: Виталий Хвалеевның сөекле хатыны җиде ел элек вафат булган, һәм ул картлык көнендә ялгызы яши. Хәер, кызы Валентина күршедә генә диярлек, һәр көнне әтисенең хәлен белешеп тора, хуҗалыкта ярдәм итә. Чөнки Виталий Афанасьевичка бер ялгызы хуҗалык алып баруы кыенрак хәзер, тиздән 80не тутыра бит. Виталий Хвалеев гомере буе җирле хуҗалыкта эшләгән, ат караучы да, бригадир да булган. Ул – хезмәт ветераны. Озак еллар буе үзе дә ат асраган. Моннан тыш, ул шәп балта остасы да әле. Үзенә генә түгел, балаларына да матур йортлар сала алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International