Нурлатта гадәти булмаган турнир үтте

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Район балалар бакчаларының  физик  тәрбия буенча инструкторлары методик берләшмәсенең “Чык тамчысы” балалар бакчасында узган чираттагы утырышы  “Физкультура-музыкаль күңел ачу” дигән тема астында үтте. Утырышта бакчаның физик тәрбия буенча инструкторы Елена Сендюкова белән музыка җитәкчесе Галина Кротова “Гадәти булмаган турнир” күрсәттеләр. Анда өлкән төркемгә йөрүчеләрнең “Гусарлар” һәм “Ковбойлар” командалары белем һәм осталыкларын сынадылар һәм үзләре өчен күп яңа нәрсә белделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International