Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев бүген XIV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашты.
Утырыш Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узды.
37 субъекттан 900гә якын делегат арасында Нурлат районының Иске Әмзәдән фермерлар Алмаз һәм Флюра Шәйдуллиннар да катнашты.
Чарада катнашучылар башта эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе белән танышты, пленар өлештә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, авыл территорияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.